Мәктәп тарихы

Тарих эзләреннән...

 

Бүгенгенең кадерен белү өчен, үткәнебезне белергә һәм аның истәлекләрен кадерләп сакларга кирәк.

 

Быел Тукай уртамәктәбе үзенең 150 еллыгын билгеләп үтә.

Архив документларына күз салсак, Тукай мәктәбе моннан гасыр ярым элек барлыкка килгән һәм шул вакыт эчендә аның үзенең тарихы да, традицияләредә формалаша. Ә тарихы шундый гади кебек...

Тукай авылында 1867 нче елда беренче мәктәп ачып җибәрелә, укытучы булып Зүлхитҗанов Садретдин мулла эшләгәне билгеле.(ЦГА ЧР, ф.14,оп.1,д.2275).

1919 нчы елның 26 декабрендәге наданлыкны бетерү декреты нигезендә укуга зур игътибар бирелә башлый.

1930 нчы елдаХVI съезд карары буенчаЧуашстан Республикасы җиде еллык укуга күчә,ә Тукай авылында башлангыч белеем бирү мәктәбе эшләвен дәвам итә. Авыл балалары Чичкан җиде еллык мәктәбенә йөреп укыйлар. Ата-аналар үзләренең балалары өчен борчылып, 1937 нче елда “Колхоз байрагы” исемле Шихирдан район газетасына җиде еллык мәктәп  кирәклеген сорап язалар.

Архив документларында күрсәтелгәнчә, 1936 -1937 нче уку елында Тукай башлангыч мәктәбендә 126 укучы, ә Чичкан җиде еллык мәктәбендә бары 46 укучы гына белеем алган. Район җитәкчелеге мәктәптә сыйныф бүлмәләре җитмәү сәбәпле, җиде еллык мәктәп ачудан баш тарта.

Кулак малын тарату вакытларында берничә хуҗалыкның (Гафуровлар, Абдрафеевлар, Камалетдиновлар) йортлары мәктәп бинасы булып тапшырыла.

1939 нчы елны Комсомол районы Башкарма Комитеты президиумы мәгариф бүлеге белән берлектә, шул елның 15 нче ноябреннән, Тукай авылында Чичкан җиде еллык мәктәбенең филиалы ачылуын раслый. Соңрак, район башкарма комитеты ЧАССРның Халык Мәгариф комиссариатына Тукай авылына мөстәкыйль мәктәп ачу үтенече белән мөрәҗәгать итә.( ЦГА ЧР, ф.Р-289,ип.1,д.2,п.230).

1940 нчы елда авылда мөстәкыйль тулы булмаган урта мәктәп ачыла. 1962 нче елга кадәр җиде еллык, 1962 нче елдан сигезьеллык, 1986 нчы елдан тугызъеллык мәктәп булып санала. Мәктәпнең төп урыны Абдрахеев Абдрахман йорты була, хәзерге вакытта ул урында Шайхалов Н.Г. һәм Салахутдинов Р.М. хуҗалыклары урнашкан.

Беренче директор булып ИбраһимовКасыйм Ибраһим улы билгеләнә, ә 1945 нче елдан бу вазифа Бәширова (Җамалетдинова) Әсма Абдрахман кызына тапшырыла. Ул 1969 нчы елга кадәр директор булып эшли. Җамалетдинова Әсма Абдрахман кызы – “Халык мәгарифы отличнигы”.

Аң - белемне күтәрү өстендә күпк өч салган һичшиксез тирән хөрмәткә, ихтирамга лаек булган беренче укытучы авылдаш – әдипләребез: педагогик фәннәре кандидаты Гильманов Рафаким Гелметдин улы, Җамалетдинов Минач Җамалетдин улы, Мингалеева Бәйзә Мингали кызы, Мингалеев Бәвәч Мингали улы.

Сугышка кадәр Батыр педучилищесын тәмамлаган Җамалетдинов Минач Җамалетдин улы 1947нче елда фронттан кайта һәм гомерен укытучылык эшенә багышлый. ҖамалетдиновМ.Җ. 1969-77 нче еллард амәктәпне җитәкли.Тукай авылына яңа мәктәп төзетү өстендә ул күп көч куя. Җамалетдинов Минач Җамалетдин улы – Чуашстан Республикасының атказанган укытучысы.

Илле ел гомерен балаларга белембиргән Мингалеева Бәйзә Мингали кызы 1951 нче елда Казан педучилищесын тәмамлап кайта һәм авыл мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы буларак билгеләнә. Бүгенгесе көндә дә ул укытучылар өчен маяк, өлге булып тора.

“Халык мәгарифы отличниклары” исеменә лаек булган укытучылар: Гильманов Рафаким Гелметдин улы, Мингалеев Бәвәч Мингали улы, Мингалеева Бәйзә Мингали кызы, Җамалетдинова Мөршидә Һидиятулла кызы.

1960нчы елларда башлангыч сыйныф укытучылары җитешмәгәнлектән, урта белеме булган авыляшьләрен эшкә алалар, ләкин бу уңай күренеш булмый. ТАССР һәм ЧАССР мәгариф Министрлыгы, мили мәктәпләргә башлангыч сыйныф укытучыларын алмашу буенча, килешү төзи. 1967 нче елдан мәктәпкә Арча һәм Минзәлә педучилищесын тәмамлаган укытучылар җибәрелә, әмма аларның күбесе, өч ел эшләгәннән соң, кире туган якларына китәләр. (Авылда калучылар: Фәхретдинова Гөлшат Борһан кызы, Фәттахова Мәдинә Киям кызы).Мондый күренештән соң, Комсомол РУНО башлыгы чыгарылыш укучыларын Арча һәм Казан педучилищеларына җибәрергә карар чыгара. Безнең мәктәптән 1972 нче елда Хуснутдинова Х.Я. Арча педучилищесына, ә 1974 нче елда Казан педучилищесына Хамзина Н.К. һәм Шакирова К.Х. җибәрелә.

Мәктәп эшчәнлеген киңәйтү һәм яхшырту максаты белән 1963 - 1992 нче елларда озайтылган көн төркеме эшләп килә.

1982 нче елда авылда ике катлы мәктәп төзелә. Бу мәктәп Мингалеев Бәвәч Мингали улы тырышлыгы белән аякка баса. 1953 нче елдаКДПИын тәмамлап, ул кырык биш ел гомерен Тукай мәктәбендә балаларга белеем бирүгә багышлый,  1977- 1991 нче елларда директор вазифасын үти. Бәвәч Мингали улы гомеренең соңгы көненә кадәр спортта алдынгы урында була. Район һәм республика күләмендә үткәрелгән ярышларда катнашып, призлы урыннар ала. МингалеевБ.М. – чаңгы спорты буенча спорт мастерлыгына кандидат. Акыллы, белемле, кешелекле, кече күңелле, кеше хәленә керә белүче сабыр булганлыгы өчен, аны авыл халкы һәм тирә-як авыл кешеләредә ихтирам белән искә ала.

Бәвәч Мингали улы институтта укыганда Галия Габбас кызы белән таныша. Алар гаилә корып, Тукай мәктәбенә укытырга икәү кайталар. Мингалеева Галия Габбас кызы биология, химия фәннәреннән белем бирә. Бу елларда мәктәп яны бакчасы һәр елны район күләмендә беренче урыннарны яулап килә, ә республика буенча унҗиде ел беренчелекне тота.

Мингалеева Галия Габбас кызы утыз елга якын гомерен яраткан эшенә багышлый. Чуашстанның атказанган укытучысы исеменә лаек була.

1991-1992 нче уку елында Тукай мәктәбен Шакиров Хасиятулла Халимулы, 1992-1994нче елларда Ахметсафина Назирә Кирам кызы җитәкли.

Гая зҖамалетдин улы 44 ел гомерен балаларга белеем бирүгә багышлый. Директор булып эшләгән Җамалетдинов Гаяз Җамалетдин улы тырышлыгы белән 1996 нчы елда урта мәктәп оеша. Шул елның декабрь аендаТукай урта мәктәбенең коллективы һәм авыл халкы мәктәпнең 130 еллыгын билгеләп үтә. Гаяз Җамалетдин улы 1994-2001нче елларда мәктәп директоры булып тора. Тырыш хезмәте өчен “Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәт кәре” исеменә лаек була.

2001нче елдан мәктәпне  Багаутдинова Әминә Миннәтуллакызы җитәкли.Ул эшләгән елларда мәктәпнең материаль-техник базасы баетыла, мәктәп бинасы газ белән җылытуга көйләнә.Аның җитәкчелегендә 2008 елда безнең мәктәп Рәсәй Федерациясенең инновацион белем бирү программалары белән эшләүче гомуми белем бирү учреждениеләренең сайлап алу конкурсында җиңүче була.Бер миллион сумга мәктәп җиһазлары сатып алына.

2009 елда мәктәп "Россиянең алдынгы мәгариф учреждениеләре" милли реестрына кертелә.

аша школа стала победителем конкурсного отбора общеобразовательных учреждений РФ, внедряющих инновационные образовательные программы в рамках ПНПО. Один миллион рублей израсходован на приобретение школьного оборудования.(Приказ Минобрнауки РФ №146 от 15.05.2008) 

В 2009 году школа включена  в национальный реестр «Ведущие образовательные учреждения России».)

Елдан-ел укучылар саны арту сәбәпле, 2013 нче елны мәктәп бинасы яңадан төзекләндерелә һәм мәктәпкәчә балалар төркеме ачыла. Мәктәптә заманча спортзал, 90 кешегә исәпләнгән ашханә, заман таләпләренә туры китерелгән 20 укыту кабинеты  тиешле югарылыкта җиһазландырыла. Мәктәпнең бай китапханәсе, спортзалы һәм спорт мәйданчыгы заман таләпләренә туры килә.Бу эшкә 17 ел директор вазифасын үтәп килгән Багаутдинова Әминә Миннәтулла кызы зур өлеш кертә. Шушы тырышлыклары өчен, ул “Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре” исеменә лаек була.

Мәктәп яшәеше өчен кирәкл ешартларны тудыруны, бердәм, эшчән педагогик коллектив туплау һәм мәктәпнең күп кырлы эшчәнлеген оештыруны мәктәп директоры Зарипов Наил Сабирҗан улы дәвам итә. Ул 2017 нче елның гыйнварыннан мәктәп директоры булып билгеләнә.

Бүгенгесе көндә Тукай уртамәктәбендә 314 бала белем ала, 32 дән артык укытучы хезмәт куя. Укучыларыбыз район, республика, халыкара күләмдә үткәрелгән ярышларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Ел саен чыгарылыш класс укучыларының 80-90%ы югары һәм махсус уку йортларына укырга керәләр. Мәктәптә укытучылар үзара җылы мөнәсәбәттә, бер-берсенә ярдәмләшеп, үз белемнәрен даими күтәреп, заман проблемаларын чишеп эшлиләр.