Тукайларга мең рәхмәт!

Узган елның декабрь аенда Тукай урта мәктәбе үзенең 150 еллыгын билгеләп үтте. Юбилейга илебезнең төрле почмакларыннан ветеран укытучылар да кайткан иде: Башкорстаннан Абзалов Филүс Гамил улы, Татарстаннан Миңнемуллина (Фәткуллина) Наилә Динулла кызы һәм Габдрахманова (Гарипова ) Разия Нурулла кызы. Наилә апа белән Разия апа Арча педучилищесын тәмамлап, мәгариф министрлыгы юлламасы буенча Тукай мәктәбендә өч ел дәвамында балаларга белем бирәләр. Юбилейда алар мәктәп елларын искә алдылар, яшьлек хатирәләре белән бүлештеләр. Наилә апаның шигырь юлларына салган истәлекләрен сезгә дә тәкдим итәбез. 

Тукай мәктәбенә 150 ел! 

Бүген монда бик зур бәйрәм, 

Бүген монда тантана! 

Юбилейга җыелдык бит, 

Килгән халык таң кала

Шушы мәктәп тарихында 

Безнең дә бар эзебез

Шуңа күрә чын күңелдән 

Бүген әйтер сүзебез

45 ел элек укытырга дип, 

Мин дә килдем Тукайга. 

Ул чактагы сигезләрем, 

Сагындым сезне, сез кайда? 

Өч ел гомерем тукайларга, 

“Нәнәкъләр” дип үтте бит. 

Матур мишәр акцентыгыз 

Онытылмаслык итте бит

Сигезьеллык мәктәп иде

Икешәр параллель класс 

Минач абый сезгә керткәч

Шүрләдем әле бераз... 

Аннан ияләшеп киттек, 

Сезне тырышып укыттым. 

Биш ел яшь аермасын да 

Тора-бара оныттым. 

Бик тиз өйрәнеп җиттем мин 

Сүләшергә мишәрчә. 

Әнидә бит Нижгар каны, 

Була да алмый үзгәчә. 

Үзебездәге белем запасларын 

Омтылдык без сезгә бирергә. 

Инде менә нәтиҗәләрен дә 

Насыйп булды, шөкер, күрергә. 

Кайчан гына әле япь-яшь идек 

Инде менә хәзер әбиләр! 

“Оныклар” дип, көн дә җан атабыз, 

Бер үк түзсен генә тәпиләр. 

Шушы матур очрашуга 

Рәхмәт, безне дәшкәнсез. 

Өлкәннәрне хөрмәтләргә 

Өйрәнгәнсез яшьтән сез. 

Бергә эшләгән бик күп мөгаллимнәр 

Инде арабыздан киткәннәр. 

Күңелләрдә якты эз калдырды, 

Сагындыра монда үткәннәр. 

Минач абый, Бәвәч абый 

Биолог Галия апабыз. 

Башлангычта укытып йөргән 

Таза егет Шакирны, 

Чурачыктан килеп йөргән 

Радик абый Муллинны 

Тирән хөрмәт һәм ихтирам белән 

Бик еш искә алабыз. 

Урыннары гел җәннәттә булсын, 

Изге теләкләрдә калабыз. 

Тукай мәктәбе бүген дә 

Заманча яши, дөрли. 

Безнең эшне дәвам итә, 

Алдынгыларча гөрли. 

Котлы булсын әле юбилеең, 

Җанга якын газиз мәктәбем! 

Шәкертләрең данга күмсен сине, 

Чиста тотып гамәл дәфтәрен! 

Наилә Миңнемуллина. Арча-Тукай (Чувашия), 7/12-2017 

 

Тукайларга мең рәхмәт 

Ике мең дә унҗиденең 

Декабре, җәмәгать

Тукайдагы юбилейдан 

һәркем калды канәгать. 

Юкка гына булмаган ла 

Тукайга баруларым! 

Яңардылар, искә төште 

Эш башлап йөрүләрем... 

Ул чакта да “нәнәкъләр” дип 

Җылы кабул иттегез. 

Өлкән буын коллегалар 

Һәрчак ярдәм иттегез. 

Тик авылны танып булмый, 

Үзгәргән, матурланган. 

Эзләсәм дә яшьлек сукмагымны 

Тапмадым шул, инде югалган... 

Баһадирдай басып тора хәзер 

Ике-өч катлы биек йортлары! 

Йорт алдында затлы машиналар, 

Байларски - төрле сортлары. 

Айлы мәчет авыл уртасында 

Азан әйтә һәркөн мулласы. 

Мәдрәсәгә йөреп белем ала 

Киләчәктә алмаш буласы. 

Мишәрләрчә зур үҗәтлек белән 

Саклап калган алар үз динен, 

Тырыш халык - татарның каймагы, 

“Тимәсен дә берүк күз”, - димен. 

Мәктәбенә 150 ел тулган! 

Мәгърифәтле халык тукайлар! 

Табигате искитмәле матур: 

Җәйрәп ята инеш, тугайлар! 

Без укыткан укучылар гына 

Бераз олыгаеп киткәннәр. 

Кырык биш ел үтсә дә арада 

Очрашуны сагынып көткәннәр. 

Рәхмәт сезгә, рәхмәт барысы өчен 

Мондый хөрмәт сездән кем көткән?! 

Ничек түздек икән күрешмичә, 

Арада бит тулы чор үткән. 

Якты мизгел бүләк иттегез сез, 

Кайтардыгыз безне яшьлеккә. 

Очрашулар тагын булыр әле, 

Салмыйк аны “озын ящикка”. 

Дөньялар тыныч булсын да, 

Тиздән тагын күрешик! 

Гомерләр бит бик санаулы, 

Шатлыкларны бүлешик! 

Наилә Миңнемуллина. Арча, 6/01-2018