Яшүсмерләр хезмәт бригадасы

21 сентябрь көнне Чабаксарның Чуваш Дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә республика яшүсмерләр хезмәт бригадасы фестивале үтте, монда республиканың 12 яшьләр бригадасы катнашты.

     Фестиваль ике конкурстан торды: казанышлар күргәзмәсе һәм иҗади презентация. Барлык катнашучылар да Чувашия Республикасы мәгариф министрлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Һәрбер конкурста җиңүчеләр билгеләнде. Тукай авылың “Энергия” яшүсмерләр бригадасы “Иҗади  презентация”  номинациясендә 1 урын яулады. Җиүчеләрне һәм өлкән вожатый  Л.Галиулинаны котлыйбыз.